Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мул уңышка нигез салына

Апрельнең 25-26 числоларында районыбыз басу-кырларында башланып киткән язгы кыр эшләре уңышлы дәвам итә.

Күпъеллык үләннәрне, көзге культураларны тырмалау һәм тукландыру эшләрен беренчеләрдән булып, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары башлап җибәрсә, чәчү эшләренә иң әүвәл җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте хезмәтчәннәре кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 4 майга алынган мәгълүматларга караганда, биредә язгы кыр эшләренең 18%ы башкарылган иде инде. Нәкъ шул көнне без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфар Баев һәм әлеге ширкәтнең баш агрономы Айдар Габделганиев белән ширкәт басуларында йөреп чәчү эшләренең барышы белән танышып кайттык.

Без килгәндә югары егәрлекле һәм югары технологиягә ия “Класс - Аксион” тракторына тагылган “Борге” чәчү комплексы белән чәчү эшләрен башкаручы Илһам Фатыйхов һәм аның ярдәмчесе Ирек Нигъмәтуллин, үзтөягечле МТЗ - 1221 тракторында эшләүче Халик Ситдыйков (без аны алдагы елларда алдынгы комбайнчыларның берсе буларак белә идек - Ф.Н.) һәм “КамАЗ” шоферы Темур Закировлар чираттагы “заправка”га туктаган иде. Һәркайсы зур тәҗрибәгә ия булган механизаторлар бу сәгатьләрдә 241 гектарлы басуда борчак чәчәләр. Чәчү эшләре цифрлаштырылган югары технологик таләпләргә нигезләнеп башкарыла. Цифрлаштыру елында бу аеруча да актуаль яңгырый. Төрле үлчәү берәмлекләрендә башкарылган барлык эш процесслары шундук цифрлаштырылып барыла. Биредә бодайның да дөньякүләм танылган артистка исеме белән йөртелгәнен  - “Мадонна” исемлесен чәчәләр иде. Баш агроном Айдар Габделганиев белдергәнчә, борчак туфракка бер гектарга 300, ә аммофоска 55 килограмм исәбеннән кертелә. Шул рәвешле чәчүчеләр 150 гектар мәйданда борчак чәчеп өлгергәннәр иде. Ширкәт басуларында чәчелгән мәйданнарның 1200 гектарын сабан бодае, 450 гектарын рапс культурасы тәшкил итә. Бодайның “Торридон” сорты туфракка гектарына -  158, диамофоска 40 килограмм күләменнән кертелсә,  рәт араларына кертелгән карбомид препаратының күләме бер гектарга 100 килограмм тәшкил иткән. Быел әлеге ширкәт басуларында бодайның “Торридон - супер элита”,  Сансет - эс (элитные семена)”, “Аквилон - эс” сортлары игеләчәк.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев