“Наш дом - Татарстан” - «Татарстан – безнең йортыбыз» республикакүләм этномәдәни фестивальнең гала – концерты узды
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә Казан Экспода “Наш дом - Татарстан” - «Татарстан – безнең йортыбыз» республикакүләм этномәдәни фестивальнең гала – концерты узды.
Программада Татарстанның иң яхшы милли коллективлары катнашты, алар республикада яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыручы чыгышларын тәкъдим иттеләр.
Республикакүләм дәрәҗәдәге әлеге этномәдәни фестиваль лауреатлары булган Теләче районы үзешчәннәрен ихластан котлыйбыз! Менә алар:
- Әлфия Поташова,
- "Нардуган" керәшен халык фольклор коллективы, җит.Романова Т. А.,
- “Дулкын" халык вокаль ансамбле, җит.Поташова А. Б.
- "Сударушка" халык вокаль ансамбле, җит.Поташова А. Б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев