Бәйгегә нәтиҗә ясалды
Хәтерләсәгез, апрель аенда, районда эшләүче Дәүләт техник күзәтчелек органы һәм “Теләче информ” мәгълүмат үзәге шәхси затларның техникасын тикшерүгә әзерлеге буенча, бәйге игълан иткән иде. Бүген шушы бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләп уздык.
Агымдагы елда әлеге эш Олы Мәтәскә җирлегендә башланып киткән иде.
Районда эшләүче Дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөхим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла һәм ул мәҗбүри санала. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре “Иң яхшы техник карауга әзерләү” номинациясе буенча бүләкләнде. Тикшерү барышында техникаларның регистрация документлары, техникаларнын төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды. Техник карауга хуҗалар тарафыннан гомуми санда 35 берәмлек техника куелды.
Әлеге бәйгенең җиңүчеләре “Иң яхшы техник карауга әзерләү” номинациясе буенча бүләкләнде:
- Алан авылыннан Ринат Гарипов
- Баландыштан Раушан Ситдиков
- Үзәк бистәсеннән Геннадий Федоров
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев