Нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде
Район яңалыклары

Нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде

Бүген район мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләре белән китапханәчеләренең гомуми киңәшмәсе булып үтте.

Җәйге чор эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга һәм көзге айларга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәшмәне кереш сүз белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов ачып җибәрде. Фикер алышуларда район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева, район Сәнгать мәктәбе директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Резеда Сафина,Теләче Туган якны өйрәнү музее директоры Фаягөл Имамиева,  автоклуб директоры Рәзилә Гәрәева һәм район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әнисә Туктамышева катнашты.  Фикер алышуларда җәйге чорда китапханәләр эшчәнлеге, район балалар сәнгать мәктәбенең кичәгесе, бүгенгесе һәм үсеш переспективалары, һөнәрчелек юнәлеше, авылларыбыз тарихы һәм “Пушкин картасы” белән эшләү һәм әлеге программаны укучы яшьләребез арасында популярлаштыру темалары калку күтәрелде. Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов чыкты. 

Киңәшмә эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

Хәзер мәдәниятчеләребез алдында 13 сентябрь көнне Теләче Сабан туе мәйданында, якташыбыз, халкыбызның танылган аш - су остасы, кулинария буенча иҗат ителгән дистәләрчә китаплар авторы, РСФСРның Атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә республикакүләм аш - су фестивален, районыбызның яңадан торгызылуына 35 ел тулу тантаналарын һәм  әлеге уңайдан 2026 елның 1 сентябрендә муниципаль район бшкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан 106 номерлы карар белән игълан ителгән “Бай мираслы Теләчем!” дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестивален лаеклы үткәрү бурычы тора. 

Азактан хезмәт алдынгыларын һәм юбилярларны бүләкләү тантанасы булды. Мисал өчен, бу көнне район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең китап туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Гөлсинә Шәрифуллина, Субаш авылы китапханәчесе Лидия Петрова,  Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы, Теләче балалар китапханәсе китапханәчесе Ләйсән Фазылҗанова белән район мәдәният йорты яшь тамашачылар театры режиссеры Рада Әхмәтгаязова муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Нет комментариев