Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нәзарәт Кубогына турнир узды

Бүген Чаллы шәһәренең “Витязь” спорткомплексында Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды.

Катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы имамнары  сәламләде.

Бәйге традицион рәвештә Аллаһының сүзе булган Коръәни-Кәрим аятьләре уку белән башланды.
Турнирга спортчылар Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Татарстанның Актаныш, Арча, Зәй, Буа, Әлмәт, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Кукмара, Теләче, Яшел үзән, Әгерҗе, Балтач, Мөслим, Алабуга, Чирмешән районнарыннан, хәтта Чувашия, Башкортстан, Карачаево-Черкесия республикаларыннан килде. Барлыгы 80гә якын спортчы катнашты.

Һәр үлчәү категориясе буенча җиңүчеләр ачыкланды, алар үзләренә тиеш булган кыйммәтле бүләкләрен, диплом һәм медальләр алды.Районыбыз көрәшчеләре-  100 кг үлчәү авырлыгында 1 урын алган  Айгизь Зайнетдиновны,  100 кг авыр үлчәүдә 2 урынга лаек булган  Фархат Файзуллинны чын күңелдән тәбрик итәбез! 

Чыганак: https://dumrt.ru/news/news/news_29200.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев