«Нечкәбил» бәйгесендә катнаштылар
Район яңалыклары

«Нечкәбил» бәйгесендә катнаштылар

Хатын-кыз табигате белән сылу, гүзәл, асыл зат. Бу нечкәлекне, бу нәфислекне рухи кыйммәтләр, туган телгә мәхәббәт һәм тугрылык баета.

Тормышта һәрьяклап үз асылын чагылдырган һәм таныган гүзәл затлар, Казанда, сәхнә түрен бизәп, Республикакүләм гүзәллек һәм ана мәхәббәте - "Нечкәбил" бәйгесендә катнашты. Алар арасында  Айдар авылыннан Гөлфия Габдуллаҗанова да бар. Ә районыбыз үзешчәннәре,  алар гаиләсенең чыгышын бизәп,  бәйрәмгә ямь өстәде.
Без һәрвакыт бердәм, без гыйлемле, гореф-гадәтләргә тугры халык. Шушы кыйммәтне һәрдаим истә тотыйк! Рух тамырларыбыз нык булсын.

 


Нет комментариев