Нурфиянең чираттагы җиңүе
Район яңалыклары

Нурфиянең чираттагы җиңүе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021/2022 уку елына эш планы нигезендә һәм математика, физика, химия, инглиз теле фәннәреннән уку дисциплиналарын укытуны камилләштерү, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының гомуми белем бирү оешмаларының 6-11 сыйныфларында укучы сәләтле укучыларны һәм иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау һәм бүләкләү максатларында инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Әлеге чарада, 14- 17 нче гыйнвар көннәрендә,  Баландыш төп мәктәпенең 7 нче сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия инглиз теленнән йомгаклау этабында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керде. Нурфиянең укытучысы-Җаббарова Гөлнара Нәҗип кызы. Котлыйбыз! Алга таба да зур җиңүләр насыйп булсын! 


 


Нет комментариев