Ныклы нигез салына
Узган атнада районыбыз игенче-механизаторлары көзге чәчү эшенә керештеләр.
йон авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 августка алынган мәгълүматларга караганда, районда 1883 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарылган. Шуның 897 гектары арыш, 781 гектары көзге бодай культурасына туры килә. Планга карата эш үтәлеше 27%.
Көзге чәчү эшләре җаваплылыклары чикләнгән “Чулпан”, “Алан”, “Игенче” ширкәтләре кырларында аеруча оешкан төстә бара. Мисал өчен, “Алан” ширкәтендә бу мөһим агрочараны куәтле “Джондир” тракторы белән беренче сменада Зөфәр Шәйхетдинов һәм Азат Рәхимҗанов, икенче сменада Динар Гайнуллин белән Саба аграр көллияте студенты Габделфәт Нәбиуллин башкара. 27 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән көзге кыр эшләренең барышы белән танышканда Зөфәр Шәйхетдинов һәм Азат Рәхимҗанов үзләре үк эшкәрткән 110 гектарлы мәйданда көзге бодай культурасы чәчә иде. “Гектарына 100 килограмм исәбеннән катлаулы ашлама да кертергә онытмыйбыз. Симәнә һәм ашлама белән өзеклек юк. Хезмәттәшләребез беткәннән-беткәнгә китереп торалар. Яңгырлар мул яву сәбәпле, җир мәйданнары бераз кантарлы.Шуңа да карамастан, без сыйфатка хилафлык китермичә чәчәргә тырышабыз,” - диде хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторларының берсе Зөфәр абый Шәйхетдинов. Лаеклы ялда булса да, 66 яшьлек Рәкыйф абый Яруллин туган хуҗалыгына игелекле хезмәт итүдән туктамый. Ул бүген хезмәттәшләрен ГАЗ - 53 автомобиле белән бертуктаусыз симәнә белән тәэмин итеп тора.
Шул ук вакытта районыбыз кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Бүген районыбызда 15522 гектар мәйданда игеннәр җыеп алынган. Планга карата эш үтәлеше - 66%. Тулаем икмәк җыемы - 38599 тонна. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә 24,9 центнер икмәк туры килә. Мәсәлән, бу күрсәткеч “Август - Теләче” ширкәтендә - 26,9, “Алан”да - 27, 2 центнер тәшкил итә. Әлеге хуҗалыкларда урып-җыю эшләре бик оешкан төстә бара. Ә “Шәрәфиев Р.З” шәхси предприятиесе, “Әхмәтова Г.Ф” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренә көзге кыр эшләрен тиешенчә оештыру, игенче-механизаторларга эш темпын бермә-бер арттыру зарур.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев