“О Родине - с любовью!» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек
Быелгы елның февраль аеннан “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатыннан “О Родине - с любовью!» район бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгегә 40 тан артык иҗади эшләр килде.
Аларның барсы да туган як, туган ил темасына багышланган иделәр. Дүрт яшь аралыгында барган бәйгегә бүген нәтиҗәләр чыгардык.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин, районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов та бар иде. Ленар Йосыф улы катнашучыларның барсына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Сезнең барыгызга да зур рәхмәт әйтәсем килә. Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан узучы әлеге бәйге аша без әби-бабайларыбызның батырлыгы, аларның тормыш юлын яктыртырга тырыштык. Болар барсы да безнең үсеп килүче буынга барып җитсә иде. Алга таба сезне шушындый бәйгеләребездә актив катнашырга чакырып калабыз, - диде ул.
Шулай итеп, 5-9 яшьләр арасында:
1 урынга Теләчедән Данил- Дамир Сайфутдиновлар,
2 урынга Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы балалары (Галия Минһаҗева җитәкчелегендә)
3 урынга Теләченең икенче номерлы балалар бакчасы балалары (Гөлшат Авхалова җитәкчелегендә),
10-17 яшьләр арасында:
1 урынга Алан мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Яшьлек” бию төркеме (Гүзәлия Җамалиева җитәкчелегендә)
2 урынга Аланнан Фәридә Гайфуллина,
3 урынга Урта Мишәдән Рәлинә Заһидуллина,
18 -29 яшьләр арасында:
1 урынга Шәткедән Динә Ибраева,
2 урынга Айдардан Фәнзия Фәләхова,
3 урынга Теләчедән Диләфрүз Имамиева,
30 яшьтән югарылар арасында:
1 урынга Баландыштан “Ядкәр” фольклор төркеме (Миләүшә Нәҗипова җитәкчелегендә)
2 урынга Шәткедән Ландыш Димиева,
3 урынга Олы Мишәдән Рузалия Газизова лаек дип табылды.
Әлеге бәйгебезнең иганәчесе Рәис Нуртдиновка һәм әлбәттә, барлык катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев