Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өченче этабы башланды

Бакчага ямь биреп торган мәк чәчәген үстергән өчен дә җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Районда берничә кешенең әлегедәй кыңгыр эш өчен җинаять җаваплылыгына тартылганы булды. Баксаң, аны халык күзеннән читтә булган урыннарда, кеше яшәми торган йорт биләмәсенә чәчеп үстерүчәләр дә бар икән. Бу очракта берәү дә “Белмәдем”, - дип җаваплылыктан котылып кала алмый.

Мәкнең декоратив төрен үстерергә ярый. Ул шулай ук ашсуда, сәнәгатьтә кулланыла. Ә составында наркотик һәм психотроп матдә булганын үстерү закон тарафыннан тыелган. Дөрес, моны күз белән генә карап, аерып булмый. Экспертиза ярдәмендә ачыклыйлар. Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтү, кыргый наркотиклы үсемлекләрне юк итү һәм аларның үтеп керү юлларын ябу максатыннан ел саен республикада, шул исәптән районда “Мәк” профилактик операциясе үткәрелә. Хәзер аның өченче этабы башланды. Ул 9 сентябрьдән 18 августка кадәр дәвам итчәк. Икенче этабы - 5 августтан 14 августка кадәр узды, - дип аңлатты район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны Ленар Рәфыйков. Бакчада ун төпкә кадәр мәк табылса, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 1.5 маддәсе буенча, кешене 1500- 4000 сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Аның саны 200 гә хатле икән, РФ Җинаятьләр Кодексының 231 нче маддәсе буенча, 300 мең сумга кадәр штраф яный, шулай ук ике елга иректән мәхрүм итү каралган. Бакчада мәк 200 төптән артса, 8 елга кадәр ирекне чикләүләре бар. Наркотик матдәләр әзерләү максаты белән, район биләмәсендә күпләп мәк, киндер үстерүчеләр турында хәбәрдар булсагыз, кичекмәстән, район эчке эшләр бүлегенең җинаяьләрне ачу бүлегенә 2-00-02 номеры белән шалтыратуыгыз сорала.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев