Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өйнең яме әни белән

“Үзең әни булып, балалар үстерә башлагач кына әнинең кадерен яхшырак аңлыйсың икән”, - диде Олы Мишә авылында яшәүче Хәтимә апа Хәбибуллина.

Хәтимә апа безнең якларга Кукмара ягыннан килен булып килә. Мех эшкәртү цехында эшләгән ул тора торган квартир янәшәсенә дусты янына солдаттан бер егет ялга кайта. Бу инде аның булачак тормыш юлдашы Хәлим абый булып чыга. Хатлар алышып, озак аралашканнан соң тормыш коралар.

“Ана Даны“ медаленә лаек булган Хәтимә апа 35 ел терлекчелек тармагында эшли. Ул авыр елларда аларга да биш баланы үстерү җиңелләрдән булмый. Хәзерге кебек алырга кибет киштәләре тулы кием-салымы да булмый. Хәтимә апаның кайнанасы иртә вафат була, ун ел сукыр кайнатасын тәрбия кыла. Шуңа балалар карашырга ярдәм итүче дә булмый. “Балалар үсә төшкән саен миңа ярдәм иттеләр, фермага төшеп миңа булыша иделәр, малайларның мин кайтканчы сыерны да савып куйган очраклары аз булмады. Авырлыкларны да нәкъ менә шулар ярдәмендә җиңдем.

“Өлкәннәрдән балалар - бәхет дигән сүзне еш ишетә идек. Хәзер аның шулай икәненә ныклап инандык”, - диде бер баласын югалткан ана. Бүген улы Дамир, килене Алия тәрбиясендә яши. Сигез онык та аның куанычы, шатлыгы. Бүген ул яраткан шогылендә - бәйләү бәйли. Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган якташларыбызга да булышлык иткән. Якыннары кайтышка кайнар аш әзерләп көтеп тора. “Әни кеше өчен бу зур куаныч, киленем дә игьтибарлы, бәйрәмнәрдә онытмыйлар. Безгә инде күңелгә җылылык кына кирәк”, - диде ул.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев