Өлкән буын кешеләрен хөрмәт итү көне
Көзге календарь битләрендә йөрәктән чыккан тирән хисләрне, рәхмәт сүзләрен әйтәсе, якын кешеләребезгә аеруча игътибарны арттырасы килгән гадәти булмаган дата бар - бу өлкән буын кешеләрен хөрмәт итү көне.
Соңгы елларда ул октябрь аеның беренче ункөнлеге кысаларында башкарыла. Шул уңайдан районыбызның һәр оешма, предприятиесендә дә өлкән буын хезмәттәш-ветераннарыбызга игътибар йөзеннән төрле чаралар үткәрелә.
2 октябрь көнне район мәдәният йортына төрле елларда мәдәният өлкәсендә үз хезмәтләрен куйган бер төркем хезмәткәрләр чәй табыны артына җыелды. Бәйрәм кунакларына район мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С., район җирлекара китапханә челтәре директоры Дәүлиева Р.М. тарафыннан җылы котлаулар, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләкләре җиткерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев