Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм концерты күрсәтелде

Бүген, ягъни 2 октябрь көнне, район мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан ( алдагы көннәрдә Өлкәннәр ункөнлеге буларак дәвам итәчәк) бәйрәм концерты булып үтте.

Концерт барышында өлкәннәребезне көзге матур бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин тәбрикләде, Татарстан Республикасы ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәковның котлау видеоязмасы күрсәтелде.

Чарада катнашучылар район мәдәният йорты үзешчәннәренең һәм “Балкыш” фестивале лауреатларының чыгышларын карап хозурландылар. Соңгылары арасында Нурания Гыйльметдинова, Әлфия Сәләхиева, Ильяс Нәҗмиев, Габдрахман Тимербаев, Елена Нуретдинова кебек өлкән буын үзешчән сәхнә осталары һәм һәм “Сударушка” халык вокаль ансамбле кызлары да да бар иде. Ә район мәдәният йортыннан өлкәннәребезне үзләренең матур җырлары һәм дәртле биюләре белән  “Чулпан” бию төркеме, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәрләре Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташова, Резидә Сафина, “Сандугач” гармунчылар ансамбле, Хыял” вокаль ансамбле кызлары һәм Рада Әхмәтгаязова сәламләде.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев