Олы Мишәдә халык җыены узды
Җыенда Теләче муниципаль район башлыгы Нәжип Хаҗипов, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, җирлек башлыгы Фиргать Җамалетдинов катнашты.
Җирлеккә кергән Олы Мишә авылында - 300, Түбән Саурышта - 182 , Олы Саурышта- 75 , Җәнәй авылында - 42 кеше көн күрә.
Биредә "Әхмәтова Г. Ф." крестьян-фермер хуҗалыгы үзенең эшчәнлеген алып бара. Әлеге хуҗалыкта 50 дән артык кеше хезмәт куя.
Яңа билгеләнгән идарәче Рамиль Сөнгатуллинның да халыкка ышанычы зурдан. Үз чыгышында ул халык белән бергә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә унышларга ирешеп булачагын билгеләп үтте.
Әлеге халык җыены хакында тулырак газетабызның алдагы саннарында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев