Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Мишәдән Зөләйха апаны 90 яше белән котладылар

Язмыш безне төрлечә сыный. Рухи яктан көчле кешеләр катлаулы сынауларны, сынмыйча- сыгылмыйча, җиңеп чыга. Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Олы Мишә авылында яшәүче Зөләйха апа Калимуллина да шундыйлардан.

Зөләйха апаны (әби диясе дә  килми)  олуг юбилее белән котларга Теләче  муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова да килгән иде.

– Хөрмәтле Зөләйха апа! Сезнең буынга тормыш авырлыкларын да, бүгенге матур, мул тормышны да күрергә насыйп булган, –диде Айрат Гыйлван улы бүләкләрен тапшырып. – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин  хезмәт ветераннарына үзенең тәбрикләү сүзләре язылган хатын җибәрә. Бүген шундый хат сезнең исемгә адресланган. Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улының, районыбыз башлыгы Нәҗип Хаҗиповның котлауларын,  сәламнәрен җиткерәбез.  Алдагы көннәрегезне дә тынычлыкта, муллыкта үткәрергә язсын.

Тормыш иптәше Шәйхетдин абый белән алты бала тәрбияләп үстерә алар. - Әле ул Сөбхан Аллаһ, бәрәңге бакчаларын карап тора, бакчада чүпләр утый, күз тимәсен. Намазын да укый. Киленнәре,  кияүләре дә бик тәртипле. Авылда  үрнәк гаилә булдылар, - диде озак еллар авылда китапханәче булып эшләгән Фаягөл апа Фатхуллина.

– Гади генә авыл карчыгы булсам да, онытмыйча, хөрмәт итеп өйгә килеп котлавыгыз өчен бик зур рәхмәт. Шулай ук, илебез, районыбыз җитәкчеләренә дә рәхмәтем зур, – диде Зөләйха апа  безне озатканда.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев