Өмәләрдә актив катнашыйк!
1 апрельдән республикада, шул исәптән районда санитар - экологик икеайлык башланып китте. Әлеге уңайдан, бүген Теләче авылының үзәк урамында чәршәмбе өмәсе үткәрелде.
Биредә оешма - предприятиеләрдә эшләүчеләр әлеге урамны пычрак комнан арындырды, юл буендагы агачларны, эскәмияләрне, электр баганасы төпләрен тәртипкә китерде, кыш дәвамында җыелган чүп - чардан арындырды.
-
Әлегедәй чәршәмбе, шимбә өмәләре атна саен үткәреләчәк. Ихтыяҗ булганда атнаның башка көннәрендә дә, әйтик, җомга көнне дә оештырырга мөмкинбез. Тирә - юньне чистартуга, тазартуга багышланган өмәләр милли бәйрәмебез Сабантуйга кадәр дәвам итәчәк, - дип белдерде Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Раил Мараков.
Икеайлык кысаларында актив катнашып, тирә - юнебезне гөлбакча ясап, чүпләмгән җирдә генә чиста булуын да истән чыгармыйк. Үзебез яшәгән тирәлекне яратыйк, аны кадерләп саклый белик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев