Онытылмаслык минутлар кичердек
Кичә, ягъни 19 февраль көнне, “Батыр” спорт комплексында Россиянең атказанган тренерлары Мәгас Мөбәрәкша улы Сәхәбетдинов белән Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов истәлегенә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры башланып кикәнен язган идек.
Кичә ярышлар билбау көршенең ирекле төре буенча үткәрелгән булса, бүген ир-егетләр классик төрдә (беркадәр татарча көрәшкә охшаган) көч сынашты. Мәртәбәле турнирда Татарстан районнарыннан, илебезнең башка төбәкләреннән, әйтик, Пермь краеннан, Мәскәү өлкәсеннән, Башкортстаннан һәм Казахстаннан килгән спортчылар көч сынашты. Ярышлар бүген дә бик киренке һәм мавыктыргыч узды. Шунысы сөенечле, кичәгедән аермалы буларак, призлы урын яулаучылар арасында районыбыз көрәшчеләре дә бар.
Үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулаган спортчыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия Федерациясенең билбау көрәше федерациясе Президенты Рушан Рамазанов, Татарстан Федерациясенең билба көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин Әсгать Шәйхетдиновның оныклары Альбина, Альберт һәм оныкчыгы Әмир тәбрикләде.
Бу хакта тулырак район газетасында.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев