Оста кулда һөнәр бар
Һәр як үзенең талантлы шәхесләре, кул эше осталары белән горурлана. Ә бит аларның күбесе үзләренә игътибарны юнәлтмичә, тыныч кына күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнәләр. Безнең районда да кул эшләре осталары бик күп. Шундый һөнәр ияләренең берсе Теләче авылында яшәүче Рәмис Галимҗанов белән танышып китик әле.
Ул тимер, агач материалларын кулланып, кызыклы гаҗәеп матур эшләнмәләр тудыра. Барысына да үзлегеннән өйрәнгән. “Өйдә гараж эшләгәндә сварка тотарга туры килде дә, кызыксынып киттем. Иң беренче мангал ясап карадым. Ясаган эшләнмәләрнең матур килеп чыгуын күргәч, тагы да илхамланып эшлисе килә башлый бит ул. Дуслар белән киңәшләшеп, интернеттан карап та өйрәнәм хәзер. Күбрәк качели, мангал, скамейка, ишек өстенә козырек, чардуганнар ясыйм. Бу һөнәр әтидән килгәндер дип уйлыйм, аның мастерское бар, күбрәк агач эшләнмәләре ясый ул”, - ди үзе.
Рәмиснең сәләтләре кул эшләре белән генә чикләнми. Спорт мастеры кандидаты Рәмис Рафис улы “Теләче” спорт мәктәбендә тренер булып хезмәт куя. Балаларны спортның кул көрәше, бадминтон төрләренә өйрәтә. Шулай ук, сәламәтлекләре чикле балалар белән оештырылган үз төркеме дә бар. Балалар белән, һәрдаим, ярышларга йөриләр икән.
Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Бер карасаң, хәзерге заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек, кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар. Әмма шуңа карамастан, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Рәмис үз шөгылен киләчәктә дә ташларга җыенмый, киресенчә, бу юнәлештә камилләшә генә бара. Ясаган әйберләреннән җылылык, яктылык, нәфислек бөркелә. Аның алтын куллары гап-гади агач яки тимер кисәген күп еллар дәвамында кешеләргә хезмәт итәрлек әйбер-җиһазга әверелдерә. Киләчәктә дә остага илһам, иҗади уңышлар теләп калабыз, уңышлар, сиңа Рәмис!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев