Өстәл уеннары буенча беренче республикакүләм чемпионатында катнаштылар
Бүген Казан шәһәрендә Б.Рамеев исемендәге ИТ паркта, «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы тарафыннан «Акыллы Уеннар» җыентыкларына ия булган балалар бакчалары арасында өстәл уеннары буенча беренче республикакүләм чемпионат узды.
Әлеге проект «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Бу чемпионатта Теләче 2нче балалар бакчасыннан, остазлары Юсупова Гөлсинә Фәүхетдиновна җитәкчелегендә, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Авхалова Дәринә һәм Гимаев Әмир катнашты.
🏆Гимаев Әмиргә "Кара-Кара" уенында тиңнәр табылмады, ул көндәшләрен узып 1нче урын алды.
🏅Авхалова Дәринә "Мин булдырам" уенында, аз гына калышып, лаеклы 2нче урын яулады.
Аларның остазлары Гөлсинә Фәүхетдин кызына Рәхмәт хаты тапшырылды.
Афәрин, балалар!👏
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев