Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Озак яшәвенең сере белән уртаклашты

Бүген, 20 сентябрь көнне Орымширмә авылында яшәүче Нургалиева Бибиниса Корбангали кызы үзенең туган көнен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Юбилярны гомер бәйрәме белән  Теләче муниципаль районы башкарма  комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр  буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, социаль яклау бүлегенең консультанты Ләйлә Каюмова, Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков тәбрикләде.

Бибиниса апа гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсендә уздыра. Хуҗалыкта нинди эш бар берсен дә аерып тормый - барсын да эшли. Хезмәт дәверендә аңа сарыклар да карырга да, ындыр табагында эшләргә дә туры килә. Башка эшләрне дә яратып һәм җиренә җиткереп башкара. Тормыш иптәше Сәетгали абый белән 52 ел бергә матур тату гогмер кичереп, өч бала тәрбияләп үстерәләр алар. Бүгенге көндә балалары һәм оныклары тарафыннан кадер -хөрмәттә көн күрүче юбилярның алты оныгы бар. Озак яшәвенең серен хезмәтне, кешеләрне яратып, сәламәт яшәү рәвешен алып баруда, - дип безнең белән дә уртаклашты Бибиниса апа . Юбилярны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итәбез. 

Ленар Хуҗин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев