Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Питбайкерлар юлга чыкты

Районыбыздагы юллар кардан, боздан һәм кар суларыннан арынып килә. Бу көннәрдә автоинспекторларның игътибары питбайкта йөрүче яшъсмерләргә юнәлдерелгән.

Кемнеңдер питбайк йөртү таныклыгы юк, кайберләре, ике көпчәкле транспортка утырып зур юлга да чыга. Күптән түгел Теләчедә яшәүче бер яшүсмер питбайкка утырып урам йөрергә чыга. Нәтиҗәдә, егылып тән җәрәхәтләре ала һәм шыпырт кына район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Соңрак билгеле булганча, аның йөртү таныклыгы да, экипировкасы да булмый. Азактан, әти-әнисенә инспекторлар тарафыннан беркетмә төзелә.

Быелдан башлап, республикада питбайкта йөрүче яшүсмерләрнең ата-аналарын тагын да ныграк җәза көтә. Әгәр дә аларның балаларын юлда хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарласа, административ җаваплылык һәм транспортны алудан тыш, Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексы буенча җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Андый очрак бар инде. Кайбыч районында яшүсмернең әтисен җинаять җаваплылыгына суд аша тартачаклар. Узган ел 13 яшьлек малай, абыйсын мопедка утыртып олы юлга чыга. Нәтиҗәдә, ике машина белән бәрелешәләр. Аның берсе “КамАЗ” машинасы була, балалар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте ала.

Ике тәгәрмәчле транспортта йөрүчеләр бик күренми әле. Чөнки кар эреп бетмәгән. Тавышы колакны ярып керүче, өлкән буын кешеләрнең тынычлыгын бозучы транспорт белән фәкать махсус спорт мәйданчыкларында гына йөрү рөхсәт ителә. Әлбәттә, беренче чиратта, йөртү таныклыгы, эпикировка булу шарт. Зур юлларга чыгу, авыл эчендәге юлларда, әйтик, Теләче эчендә хәрәкәт итү кагыйдә бозу булып санала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев