Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Почта хезмәткәрләре көне белән!

Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия почтасы көне белән котлыйбыз! Без алдынгы технологияләр заманында яшибез. Интернет-ресурслар популярлаша бара. Инновацияләр барлыкка килүгә карамастан, Россия Почтасы эшләвен дәвам итә.

Күпләр, элеккечә үк, компьютер яки гаджетлар маниторларының салкын пыяласын түгел, ә чын газета битләрен бәяли. Газета-журналлар булганда, кешеләр хатлар аша аралашканда, почтальоннар эшсез калмаячак. Хезмәтегез белән горурланыгыз һәм үзегезнең катлаулы почта механизмының алыштыргысыз һәм аерылгысыз өлеше булуыгызны истән чыгармагыз.
Авыр хезмәтегездә түземлек юлдаш булсын сезгә. Кешеләргә тараткан хатларда бары тик яхшы хәбәрләр генә булсын. Бәйрәм белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев