Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Поши бәрдергән

Җәйге чорда кыргый хайваннар катнашында юлтранспорт һәлакәтләре арта. Гадәттә, фаҗигага пошилар, кыр кәҗәләре, кабан дуңгызлары, мараллар тарый

Шундый һәлакәтләрнең берсе агымдагы елның 30 июнендә 21.45 сәгатьтә Казан Шәмәрдән юлының 64+700 чакрымында теркәлде. Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшәүче, 1985 елда туган Илнар Нәҗипов “Тойота РАВ4” автомобиле белән куркынычсызлыкны тәэмин итмәүче тизлек белән хәрәкәт итеп, юл аркылы чыгып барган пошига килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, машина йөртүче үзе һәм 1986 елгы пассажиры, Казан шәһәрендә яшәүче Айгөл Нәҗипова тән җәрәхәтләре белән Казан шәһәренә, республика клиник хастаханәсенә озатылалар.

Россия урманнарында тереклек иткән барлык кыргый хайваннар дәүләт милке булып санала. Димәк, бу кыргый җәнлекләрне бәрдергән машина йөртүчеләр Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгына китерелгән зыян өчен штраф түләргә тиеш. Һәркайсының үз хакы бар. Мәсәлән, юлда поши бәрдерүчеләргә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодекс нигезендә 80 мең сум штраф түләттерү каралган.

Беркем дә “Бу хәл минем белән килеп чыкмаячак”, - дип әйтә алмый. Күпьеллык юлда йөрү стажың да , төрле хәлләргә җитез реакцияң булу да гел саклап кала алмаска мөмкин. Җиңел котылдым дигәнең дә машинага салынган зыян күләме белән исәпләнәчәк.

Юлда хайван бәрдерсәң, нәрсә эшләргә? Г а д ә т и ю л - т р а н с п о р т һәлакәтләре кебек үк авария сигналын кабызырга, авария тукталышы билгесе куярга, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен чакырырга кирәк. Әгәр зыян күргән кешеләр бар икән, “Ашыгыч ярдәм”, әгәр хайван исән һәм яраланган булса, ветеринария хезмәтен чакыру зарур. Ләкин, һич тә үзеңә кыргый җәнлеккә ярдәм итәргә ашыкмаска кирәк. Бу куркыныч булырга мөмкин. Шулай ук барысын да фотога һәм видеога төшерергә кирәк: вакыйга урынын, автомобильгә зыян килү дәрәҗәсен, юл билгеләре белән юлны, хайванны һәм башкалар.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев