Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Яшәү шартларын яхшырту, кешене кайгырту…

7 август көнне районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева килде.

Ул  район башлыгы Нәҗип Хаҗипов,  аның урынбасары Айрат Фатхуллин  озатуында Алан авыл җирлегендә булды. Республика программасы нигезендә төзекләндерелгән  күлне, аның биләмәсен карады. Җирлек башлыгы  Булат Хәсәнов, ширкәт җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов белән аралашты. Бүген дә биредә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Балалар, яшьләр генә түгел, өлкән буын вәкилләре дә үзләренең вакытларын  күңелле, файдалы үткәрә. Зилә  ханым аланлыларга тагын да уңышлар, башлаган эшләрен  матур гына төгәлләүләрен теләде.

 Теләче сәнәгать  мәйданчыгы районыбызда гына түгел, республикада да  үзенең эшчәнлеге белән билгеле бер урын тота.”Благародские роза” чәчәкләр теплицасы һәм “ЛМР-Пласт” пластик  әйберләр эшләп чыгаручы завод эшчәнлеге белән дә Зилә Валиева якыннан танышты. Чәчәк теплицаларында, завод цехларында булды. Бүген биредә ике атнага җитәрлек  товар запасы бар,  Теләчедә җитештерелгән пластик савытлар илнең төрле почмакларына тарала.

 Бу көнне Казан кунагы җирлек халкының һәм балаларның вакытларын ничек, ни дәрәҗәдә үткәрүләре белән дә кызыксынды. Эш визиты барышында “Арена” боз сараенда, “Дулкын” йөзү бассейнында һәм “Батыр” спорт комплексында да булды.  Биредә урнашкан музей почмакларын карады.  Күргәннәреннән канәгать калды. Ветераннар йорты да Зилә Рәхимҗан кызында бары уңай тәэсирләр генә калдырды.  Өлкән буын вәкилләре үзләренең уй, хыяллары, планнары  белән уртаклашты.  Тормыш тәҗрибәсе туплаган   ветераннар  җәмгыять тормышында билгеле роль уйный.  Аларның ирешкән уңышлары   белән танышкан Зилә Валиева  да моның шулай икәненә инанды.

 Авыл  җирлекләре башлыклары һәм комерцияле булмаган оешма җитәкчеләре катнашында Зилә Валиева киңәшмәдә үткәрде.  Ул иҗтимагый оешмалар ның эшчәнлеге, грантлар оту хакында сөйләде.“Иҗтимагый палата гражданнар һәм комерцияле булмаган секторлар диалогы мәйданчыгы буларак, хакимият органнары белән яңа формалар өстендә эшләргә һәм зурырак нәтиҗәләргә ирешергә омтылырга тиеш.  Грант отуда берничә оешманың кушылып эшләүе дә уңай нәтиҗәләр бирә. Район белән якыннан танышкач сездә тәҗрибәле, заманча карашлы кешеләрнең күп булуына  инандым. Катнашыгыз, җиңегез, сезнең  моңа мөмкинлекләрегез бар. Шунсын да әйтү кирәк, иҗтимагый палатының да төп максаты яшәешне яхшырту, кешене кайгырту.  Кыенлык килгәндә

Баландыш  җирлеге халкы үз көче белән ял паркы эшли башлады. аларның хезмәтен, тырышлыгын күреп, район җитәкчелеге ярдәме белән республика бюдңетыннан акча бүлеп бирелгән иде. Бүген әлеге парк авылның күрке булып тора. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиевада әлеге матурлыкка соклануын яшермәде.

Эльмира Котдусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев