Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 17 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Тырмалауда:
Беренче урында - Рамил Вакыйф улы Кәримов - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән;
Икенче урында - Айнур Рафаил улы Гайнетдинов - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән;
Икенче урында - Ринад Рафаэль улы Галимҗанов - җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтеннән.
Чәчү комплекслары белән чәчүдә:
Беренче урында - Шигаев Данил Михайлович - җаваплылыгы чикләнгән “Теләче - Август” ширкәтеннән;
Икенче урында - Рәмис Рифхат улы Хәнәфиев, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән.
Биш көнлек күрсәткечләр буенча җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте механизаторы Шигаев Данил Михайлович иң күп нормо-смена эш башкарган механизатор буларак, Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев