Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 24 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Тырмалауда:
Беренче урында - Айнур Рафаил улы Гайнутдинов - “Игенче” ширкәтеннән;
Икенче урында - Ильназ Габдулла улы Габделхаков - “Агро-Лак” ширкәтеннән һәм Раиль Хәбир улы Хасаншин - “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан.
Игеннәрне тукландыруда:
Беренче урында - Альфред Миңнехарис улы Камалов - “Алан” ширкәтеннән;
Икенче урында - Флюр Нургали улы Шайхиев - “Агро-Лак” ширкәтеннән һәм Фердинанд Хатип улы Нигъматзянов - “Игенче” ширкәтеннән.
Биш көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча “Игенче” ширкәте механизаторы Айнур Рафаил улы Гайнутдинов, иң күп нормо-смена эш башкарган механизатор буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев