Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 9 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге комбайнчылар соңгы биш көндә урып-җыюда иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Игеннәрне суктыруда:
- беренче урында - Архипов Василий Петрович - җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтеннән;
- икенче урында - Илзир Ринат улы Гарипов - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән;
- өченче урында - Мазарченков Владимир Николаевич - җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтеннән;
- өченче урында - Шигаев Данил Михайлович - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;
- өченче урында - Данияс Әхәт улы Гайнетдинов - “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан.
Игеннәрне теземнәргә салуда:
- беренче урында - Айнур Мәгъсүм улы Вафин - “Шәрәфиев Р.З.” шәхси предприятиесеннән.
Биш көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте комбайнчысы Архипов Василий Петрович иң күп икмәк суктыручы комбайнчы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Быел кызыксындыру премияләре “Уңыш бәйрәме”ндә түгел, комбайнчыларның кулларына кырда ук тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев