Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Президент спорт уеннары" мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт уеннары региональ этабының финалы үтте

26-28 май көнәрендә Бөгелмә шәһәрендә "Президент спорт уеннары" мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт уеннары региональ этабының финалы үтте. Бирегә Теләче районын данын яклап Теләче урта мәктәбе укучыларыннан торган егетләр һәм кызлар командасы барды.

Белгәнебезчә узган ел, Теләче мәктәбе командасы әлеге уеннарда абсолют җиңүче булып, лаеклы 1 урынны яулап каткан иде. Алай гына да түгел, команда Татарстан данын яклап Анапа шәһәрендә дә чыгыш ясады. Узган елгы җиңүчеләр буларак мәктәп командасына, быелгы уеннарны ачу тантанасында Татарстан әләмен күтәрү хокуы да бирелде. Уеннарда катнашу һәм җиңү өчен тренерлары, Теләче урта мәктәбенең физик тәрбия укытучылары Рафил Рефат улы Хәкимов, Булат Ринат улы Сәләхиев бик күп көч куйды. Иртәдән кичкә кадәр барган треннировкаларга укучылар бик җитди карап, спорт уеннарына ныклап әзерләнде. Бөгелмәдә үткән уеннарга Республикадан барлыгы 12 команда сайлап алынды. Алар арасында Теләче районы, Теләче урта мәктәбе командасы булуы зур горурлык хисләре уята. Командалар җиңел атлетика (малайлар һәм кызлар), баскетбол ( малайлар, кызлар), өстәл теннисы (малайлар һәм кызлар), волейбол (малайлар, кызлар) спорт уеннарда үз – ара көч сынашты. Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче урта мәктәбе командасы, 43 очко белән лаклы 4 урынны яулады! Республиканың 12 командасы арасыннан бу бик яхшы күрсәткеч булып тора. Аерым спорт төрләре буенча команда түбәндәге урыннарга лаек булды. Җиңел атлетика: кызлар – 2 урын,егетләр 9 нчы урын, өстәл теннисы: кызлар – 1урын, малайлар – 2 урын; волейбол: кызлар – 1 урын, малайлар – 7 урын, баскетбол: кызлар – 12 урын, малайлар - 9 урында. Футболда безнең егетләрдән торган район командасына тиңнәр табылмаган - 1 урын! Афәрин! Командага һәм тренерларга яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Лилия Кыямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев