Президент спорт уеннарының финал уенында
Район яңалыклары

Президент спорт уеннарының финал уенында

29-31 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә, 2009-2010 нчы елгы кызлар -егетләр арасында төбәкара Президент спорт уеннарының финал уеннары утте.

Барысы 13 районнан иң көчле шәһәр мәктәпләре катнашкан ярышта Теләче урта мәктәбе укучылары да үзләрен сынап карады. Һәм  волейбол ярышында 2 нче урынны, ә кызлар өстәл теннис буенча 1 нче урынны яуладылар. Тренерлары физик тәрбия укытучысы Рафил  Хакимов һәм  тарих фәне укытучысы Марат Ибраһимов.  Алдагы ярышлар да аларга тагы зур  уңышлар телик! 


Нет комментариев