Профессиональ бурычлар турында фикер алыштылар
Район яңалыклары

Профессиональ бурычлар турында фикер алыштылар

Теләче балалар сәнгать мәктәбендә, мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов катнашында эшлекле киңәшмә узды.

Очрашу конструктив һәм җылы атмосферада узды, профессиональ бурычлар турында фикер алышулар,  ихлас котлаулар белән  тәмамланды. 

Чара башында Даут Солтангәрәй улы педагогик коллективны Укытучылар көне белән котлады, үсеп килүче буынга мәдәни тәрбия бирүдә остазларның бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Үзенең туган көнен билгеләп үтүче хореография бүлеге укытучысы Зәринә Әхмәтова адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.

Фотода тәбрикләү мизгеле.


Нет комментариев