Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Профилактик чара үтте

Быел Яшь юл инспекторлары (ЮИД) отрядлары оешуга 50 ел тула. Шушы уңайдан, бүген, ягъни 3 март көнне, Теләче урта мәктәбенең яшь юл инспекторлары (җитәкчеләре - тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Рәсип Гатиятов) район юл хрәкәте дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы, полиция өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” бюджет учреждениесенең Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова белән берлектә профилактик чара үткәрделәр.

Чара барышында алар машина йөртүчеләр, җәяүлеләр белән җанлы әңгәмә корып, яктылык кайтару элементлары булган жилетлар, ленталы фонарьлар һәм яктылык элементларын прогандалаучы белешмәлекләр (памяткалар) өләштеләр. Чөнки әлегәчә табигатьтә кыш хакимлек итә. Әле дә булса, яктылыкның чагыштырмача кыска, караңгылыкның озын вакыты. Бу чор табигать шартлары (яңгыр, карлы - яңгыр, буран,томан, юллардагы бозлавык, кар көртләре) юлларда йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән бердәй уяулык, осталык сорый. Өстәвенә, тиздән мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланачак.

 Чараны оештыручылар бер уңайдан алар ир-егетләребезне күптән түгел генә үтеп киткән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, хатын-кызларыбызны якынлашып килүче 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләделәр. Язгы бәйрәм уңаеннан хөрмәтле хатын-кызларыбызга зәвыклы откырткалар бүләк ителде.

Фәнил Гаязов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев