Казандагы ярминкә мәйданында районыбыз авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре иртәдән үк шәһәр халкын табигый, сыйфатлы, яңа җитештерелгән продукция белән каршы алды.
Районыбыз авыл хужалыгы товарлары җитештерүчеләре бүген Казанга 32 автомашинада продукция алып килделәр. Сөт, сөт ризыклары, бәрәңгегә сорау аеруча зур. Көн суык булуга карамастан сатып алучылар күп, алар канәгать.
Нет комментариев