Якташларыбыз иҗаты
Район яңалыклары

Якташларыбыз иҗаты

Сезгә райондашыбыз Лера апа ХуҗинаныңӘниләр көненә багышланган шигырен тәкьдим итәбез.

Миңа да хәзер әни

Бер дә истән чыкмыйдыр
Килен булып төшкән көнем,
Үз кызыдай каршы алды
Кайнанам минем.
Сөйкемле карашы белән
Кызым, дип каршы алды.
Җилкәмнән сыйпап, хуш киләсең дип,
Бирнәмә дә күз салды.
Иң беренче караватка
Элеп куйдык чаршауны,
Аннары чиккән подзорник
Һәм ап - ак кашаганы.
Матур мамык мендәрләргә
Матур накидка яптык.
Кич җиткәнен дә көтмичә
Тизрәк йокларга яттык
Беренче көн, беренче төн
Бар кызларның исендә
Могҗизалы төнне хәтер
Оныттырмый хәзер дә.
Йокласын балалар диеп
Әз генә тамак кырып,
Әкерен генә йөри кайнанам,
Аяк очына басып.
Йомышак телләре белән
Әйтмәсә дә әлләни,
Яраткан иремнең әнисе
Миңа да хәзер " ӘНИ "


Нет комментариев