Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Район мәдәният йорты методистлары республика семинарында катнашып кайтты

Район мәдәният йорты методистлары Кристина Вәлиева һәм Зөлфия Мәхмүтова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ресурс үзәге тарафыннан Бөгелмә шәһәрендә уздырылган матди булмаган этномәдәни байлык объектлары белән эшләү буенча республика семинарында катнашып кайттылар.

Хәзерге җәмгыятьтә, шул исәптән республикабызда  яшәүче халыкларның матди булмаган мирасын ачыклауга, саклауга һәм популярлаштыруга, традицион мәдәниятен үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу безнең традицион мәдәниятебезне саклау өчен кирәкле һәм мөһим эш. Бөгелмә шәһәренең техниклар йорты залына районнардан  шушы эшне алып баруга җаваплы мәдәният хезмәткәрләре җыелган иде. 
Фойеда семинар кунакларын республикабызның бай мәдәниятен күрсәтүче һәм матди булмаган этномәдәни байлык объектлары исемлегенә кертелергә мөмкин булган иҗат коллективлары чыгышлары  һәм уникаль техникада кулдан эшләнгән  әйберләр ярминкәсе каршы алды.
Семинарда чыгыш ясаучы галимнәр тарихи мирас объектларын тасвирлау һәм ачыклау үзенчәлекләре, объектларны ачыклау буенча кыр эшен оештыру принциплары һәм аларны паспортлаштыру турында үз фикерләрен  җиткерделәр. 
Семинар кысаларында Татарстан Республикасында матди булмаган этномәдәни байлык объектларын бәяләү буенча экспертлар советының утырышы булып узды. Алар хозурына Бөгелмә, Әгерҗе, Лаеш, Буа, Яр Чаллы, Лениногорск мәдәният бүлекләре паспортлаштырылган этномәдәни объектларын тәкъдим иттеләр.  Соңыннан эксперт членнары сорауларга җавап биреп, традицион мәдәниятебезне саклауда булган бу  мөһим булган  үзара  эшнең алдагы планнарын җиткерделәр. 

Декабрьдә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Россия халыкларының матди булмаган этномәдәни казанышы турында медиаконтент булдыру буенча федераль проектның документаль видеоматериалларын төшерү этабы тәмамланды.
Видеотөшерүләр илнең 10 төбәгендә (шул исәптән Татарстан республикасында) узды  һәм традицион мәдәниятнең уникаль күренешләренә кагылды. Фильмнарның төп геройлары - традицияләрне саклаучылар, галимнәр, фольклор коллективларында катнашучылар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары. Кино эшләрен тәкъдир итү 20 декабрьдә 11:00 сәгатьтә булачак. Алар белән сез шушы сылтама аша таныша аласыз: https://vk.com/call/join/vel8aeJtk_NU9VWpLFAgaWMLYW1-f0E9G0zgI00Cjqc Халкыбызның байлыклары турындагы бу видеосюжетларны  һәркемгә карарга тәкъдим итәр идем.

Зөлфия Мәхмүтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев