Район мәдәният йортында күңелле чара узды
Район яңалыклары

Район мәдәният йортында күңелле чара узды

Яңа ел - ул могҗизалар вакыты. Кичә район мәдәният йортында балалар өчен күңелле чара узды - төп геройлар — Йонлач, Кар Кызы һәм Кыш бабай, Куян белән бергә балалар тылсым дөньясына чумды.

 Алар бик теләп конкурсларда катнаштылар һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Ә программа азагында барлык катнашучыларда көмеш яңгырлы дискотека онытылмас тәэсирләр калдырды.


Рәзилә Гәрәева.


Нет комментариев