Районда «Россиянең ел тәрбиячесе 2025» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды
Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы базасында «Россиянең ел тәрбиячесе 2025» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Традиция буенча ел саен районның балалар бакчаларында иң яхшы тәрбиячене ачыклау йөзеннән һөнәри бәйге оештырыла. Быел бәйгедә 5 педагог көч сынашты. Нәтиҗәдә «Россиянең ел тәрбиячесе 2025» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабына, район данын яклап, Теләченең икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Кәримуллина, Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Шакирова., Олы Нырсы балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Павловалар барачак.
Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев