Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда «Теләче базары» фестивале узды

23 сентябрь көнне, беренче номерлы балалар бакчасында, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру кысаларында, «Теләче базары» фестивале узды.

Икенче тапкыр уздырылучы фестивальдә  бакчага йөрүче балаларның гаиләләре һәркайсы үз өстәлен тәкъдим итте. Берәүләр үз куллары белән бәйләнгән искиткеч матур букчалар, оекбаш, кием – салым  сатса, икенчеләр авыл хуҗалыгы сөт товарлары, яшелчә, җиләк - җимеш тәкъдим итте. Бисердән мәрҗән ясау, ачкыч брелоклары, тәмле зефир, перәннекләрне бизәп татып карау, шарлардан матур чәчәкләр ясау, бакчаларда үстерелүче декоратив чәчәк үсентеләре утыртырга өйрәтү  остаханәләре дә эшләде биредә.

Фестивальгә әзерлек барышында балалар бакчасы тарафыннан куелган тагын бер максат, ул да булса гаиләләрне бердәм, күмәк эшкә җәлеп итү иде.  Әти белән әниләрнең тәмле күмер самовары чәен, коймак, бәлешләре белән сыйлап торулары, бөтен гаилә белән пешереп, бизәп алып килгән тәмле приожныйларны  гаиләләре белән сату итүләре, әтиләрнең үз куллары белән әзерләгән имән, каен себеркеләрен мактауларын, әниләренең күңел җылысын кушып бәйләгән кул эшләнмәләрен, кышка әзерләнгән тәм - томнарын сатып алырга тәкъдим итүче балаларны күргәч күңел сөенде.”Теләче базары” фестивале дәвамлы булсын, кайчандыр тирә- як районнар арасында дан тоткан “Теләче базары” - фестиваль форматынды булса да зурайсын дип телисе килә.

 Алисә Дәүләтшина, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев