Райондашларыбыз иҗаты
Үзгә хәзер урып -җыю чоры- Үзгә хәзер печән өсте дә...
Үзгә хәзер урып -җыю чоры
Үзгә хәзер печән өсте дә..
Чалгы тоткан кеше булды микән?-
Булып узган печән өстендә.
Күпме тугай,үзәнлекләр ята-
Дистә еллар чалгы кермәгән...
Авыл урамында печән үсә-
Бабайлар бит аны күрмәгән.
Мал-туарлар кунмый урам тулып-
Сирәкләнде сыер кешедә...
Тыныч хәзер печән өстендә дә-
Кирәк түгел печән кешегә.
Тан беленү белән китә идек-
Тугайларга,печән эшенә...
Көне-төне авыл гөрли иде-
Печән кирәк иде кешегә.
Чалгы белән чабып,мал асырап,
Дистәләгән сарык тоттык без...
Эшләдектә,ялда итә белдек-
Ял иткәндә кызлар кочтык без.
Чагыштырсан биктә сәер кебек,
Печән өстен,урак вакытын...
Юк авылда ферма ,корылмалар-
Читкә ташый "Август"барысын.
Җәүдәт Мөхәмәтшин.23.07.2024 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев