Райондашыбыз “Адский шеф” бәйгесендә катнаша
Алан авылы кызы Ләйлә Кашапова “Адский шеф” бәйгесендә катнаша. Бу хакта Ләйләнең үзе белән сөйләшәсе иттем. Ләйләне күбебез оста пешекче диеп белә, нинди генә тәмле ризыклар пешерми ул.
- Әйе, "Пятница" телеканалында Константин Ивлев белән "Адский шеф" дип исемләнгән яңа тамаша башланды. Аңа кадәр, ике ай буе тапшыруның съемкаларында катнаштык. Бу икенче сезон. Әлеге шоуда бөтен Россия буенча җыелган иң -иң оста пешекчеләр көч сынаша. Ике тапкыр үттек кастингны. Катнашу өчен 10 мең гариза килгән диделәр. Шулардан 20 кешене сайлап алдылар. Беренче көннәрдә кайтып китәсем килде. Беренче сериядә салкын утрауда булдык, шул шартларда әзерләдек. Безнең белән психологлар эшләде. Карап торганда гына кызык кебек, съемкалар өч көн барды. Ияләнмәгән шартларда ризык әзерләргә кирәк иде. Авыр иде. Телефоннарны алып куялар, аралаша алмадык туганнар белән дә, - дип искә алды Ләйлә ул көннәрне.
Ләйлә катнашкан әлеге тапшыруның чираттагысын, “Пятница» каналыннан, чәршәмбе көнне кичке 19.00 дә карый аласыз. Вконтакте челтәрендә әлеге тапшыруга сылтама да калдырабыз: https://vk.com/adkuhnya
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев