Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашыбыз иҗаты

Теләче авылында яшәп иҗат итүче райондашыбыз Илһам Якупов шигыре.

Яратасы килеп торсын!!

Күтәренке булсын кәеф
Барыр юллар хәрчак уңсын,
Авыр булсада дөньялар
Яратасы килеп торсын.

Эштә була төрле хәлләр
Хәере белән барда узсын,
Үзебез сайлаган эшебез
Яратасы килеп торсын.

Янда сайлаган парыбыз
Ул да әзерәк белеп торсын
Яратканны кем яратмый
Яратасы килеп торсын.

Үпкәләшкән чаклар була
Булсындагын онытылсын,
Эчтә аяу кайнасада
Яратасы килеп торсын.

Начарлары читтән узсын
Барысыда яхшы булсын,
Юкка узмасын гомерләр
Яратасы килеп торсын!!!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев