2023 елның беренче яртыеллыга язылучылар арасында бүләкләр уйнатканны барыгыз да белә.
Райондашыбыз, безнең күп кенә чараларыбызның иганәчесе Ильяс Ибраһимов үзенең квитанциясен редакциягә тапшырганда “Колынмы, кечкенә бүләк чыгамы, бәхет эше. Әгәр дә берәр төрле бүләккә ия булсам балалар йортына бүләк итәм”, - дип киткән иде. Аңа үзебезнең районда җитештерелгән шикәр чыкты. Бу көннәрдә аның гозерен үтәп, әлеге бүләкне, Яңа ел күчтәнәчләре белән, Иске Җөри авылында урнашкан балалар йортына илтеп кайттык.
Зөлфия Ибраһимова.
Нет комментариев