Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Районның бар авылларында да эш кайный

23 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтәбез.

Әлеге бәйрәмне күз уңында тотып, районыбызның махсус  хәрби операциядә булган солдат егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәмне әзерлибез. Киң күңелле халкыбыз берләшеп,  якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Күмәк, бергәләп башкарылган эшнең нәтиҗәсе дә куандыра. Районның бар авылларында да эш кайный. Югары Кибәхуҗа авылы да бу зур эштә читтә калмады. Шушы көннәрдә авылның иң актив хатын-кызлары токмач кисеп, киптереп аны районда урнашкан штабка алып төшеп бирделәр. Кул һәм йөрәк жылысы кушып киселгән токмачлар, егетләребезгә ризык булсын иде.

Без аларны бик көтәбез -  исән - сау гына булсыннар! Гомумән, авылыбыз халкы яу кырына, солдатларыбыз сораган әйберләрне җыюда активлык күрсәтә. Аларның һәркайсына зур рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә, бердәм булып ярдәм итәргә язсын дигән теләктә калабыз! 

Гөлназ Махмутова, авыл китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев