Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районның юл идарәсе хезмәткәрләре ремонт эшләрен башлап җибәрде

Юллар темасы язгы чорда аеруча актуальләшә. Җәяүлеләргә юлларда җыелган сулар, бозлавык комачау итсә, техникада йөрүчеләргә машина юлларында асфальт өслегенең урыны белән чокырлануы да уңай якка түгел.

Шушы уңайдан районның юл идарәсе хезмәткәре ремонт эшләрен башлап җибәрде. Һава торышы җылыткач, план нигезендә юлларны кайнар асфальт белән ремонтларга планлаштырыла. Кичә алар Казан- Шәмәрдән юлында эшләсә, бүген Мамадыш- Теләче юлында юлда барлыкка килгән чокырларны салкын асфальт белән тәртипкә китерә.
"Шунсын да искәртәсе килә, асфальтның ашалуы иң беренче чиратта һава шартлары белән бәйле. Бер җебетеп, бер катыруда юлларга йогынты ясамый калмый. Юлларны ремонтлаганда, яңа асфальт түшәгәндә технологияләр барысы да тиешле таләпләргә туры килә," - дип хәбәр итте оешма җитәкчесе Илнур Зиннуров.

Чыганак: https://vk.com/covet_tmr

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев