Районыбыз зур югалту кичерә
Гади, гаять тыйнак, кешелекле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган зат, үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән җитәкче иде Гыйльмиев Сәлмән Гали улы.
Районыбыз җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: бөтен гомерен тарихны өйрәнүгә багышлаган күп китаплар авторы, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән олы шәхес Гыйльмиев Сәлмән Гали улы мәңгелеккә арабыздан китте.
Сәлмән Гали улы – Бөек Ватан сугышында ятып калган райондашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән районның “Хәтер китабы”н чыгаруда башлап йөрүче һәм авторы да.
Аның якты истәлеге күңелләрдә бик озак сакланыр, игелекле эшләргә өндәп торыр. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, рухы шат булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев