Якутия журналистлары Теләчедә тәҗрибә уртаклаша
Бүген, ягъни 9 ноябрь көнне, районыбызда «Сахамедиа» республика мәгълүмат-нәшрият холдингы журналистлары кунак булып китте.
Алар районыбызда эшләп килүче "Теләче информ" мәгълүмат үзәге эшчәнлеге, Туган якны өйрәнү музеендагы экспонатлар, районда токымлы атлар асраучы Сәгыйть Гыйниятуллин хуҗалыгы белән, гомумән районыбыз тормышы белән таныштылар. Очрашуның төп максаты –нәшер ителә торган басмаларның хәзерге халәте һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев