Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Районыбызның яшь талантлары өчен мастер - класслар узды

Бүген районда «Созвездие-Йолдызлык-2025» эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турларына әзерлек кысаларында, яшь талантлар өчен конферанс, вокал һәм бию сәнгатенең әйдәп баручы осталары күчмә мастер-класс уздырды.

Әлеге очрашу Татарстан Республикасының атказанган артисты, "Созвездие -  Йолдызлык" арт - резиденциясе режиссеры Марина Ясельская, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Алисә Мамина, "Созвездие-Йолдызлык" арт-резиденциясе театры актрисасы Зилә Бикбова һәм Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре, "Дорога из города" бию театры җитәкчесе Лилия Баһаветдиновалар катнашында узды. 

Коллективларга «Созвездие-Йолдызлык» конкурсы таләпләренә туры китереп, үз номерларын камилләштерү, масштаблы проектта җиңү мөмкинлеген арттыру өчен зур игътибар бирелде.

Зөлфия Ибраһимова. 

Фәнил Нигьмәтҗанов фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев