Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Рәсми булмаган очрашу

12 март көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов рәсми булмаган шартларда көрәшчеләр, тренерлар һәм химачы эшмәкәрләр белән очрашты.

Моның өчен куанычлы бер дигән сәбәп тә бар. Ник дигәндә, районыбызның көрәш буенча җыелма командасы февраль аенда Казанда “Ак барс” көрәш сараенда “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан оештырылган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә  көрәш буенча республика ярышларында Лаеш һәм Чаллы командаларыннан азга гына калышып өченче урынны яулады. Эмиль Мәүлин, Ренас Кәлимуллин, Раил Нургалиев үз үлчәү авырлыкларында чемпион булып танылды. Артур Зөлкәрнәев – икенче, Айгиз Зәйнетдинов – өченче урынга лаек булдылар. Алтмышынчы тапкыр үткәрелүче турнирда Эмиль Мәүлин беренче тапкыр гына чемпион исеменә лаек булса,  Ренас Кәлимуллин – сигезенче,  Раил Нургалиев – унынчы тапкыр җиңүче булды. Шунысы игътибарга лаек,  быел Россия Чемпионатында катнашачак команда мәгълүм турнирдагы җиңүчеләр арасыннан тупланырга мөмкин.

Моннан тыш,  әлеге уңышка ирешүдә үз үлчәү авырлыкларында  лаеклы көрәшкән, беренче, икенче әйләнешләрне уңышлы узган һәм командага мөһим очколар китергән көрәшчеләребез  Рәмис Хәйруллин,  Мөнир Галләмов, Рамил Мөхәммәтов, Раил Мараков һәм Фәрхәд Фәйзуллин, команда вәкилләре – Айрат Фатхуллин, Рафис Мөбәрәкшин һәм Илдар Мараков үзләреннән зур өлеш керттеләр.

 Көрәшчеләребезне хөрмәтләү тантанасында Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров та катнашты һәм чыгыш ясады.Үзенең чыгышында ул яңадан торгызылган Теләче районы тарихында һәм тормышында татарча көрәшнең аерым бер урын алып торуын, биредә аны яратуларын һәм теләп шөгыльләнүләрен билгеләп үтте. Марсель Шәрифҗан улы очрашуга бүләксез килмәгән, тренер Венер Әскәровка Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең  Рәхмәт хатын тапшырды. Ә Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына ия булучы көрәшчеләрне, тренерларны һәм химаячы эшмәкрләрне район башлыгы Нәҗип Хаҗипов үзе бүләкләде.

Көрәшчеләр өчен оештырылган очрашу мул сыйлы табын артында, җыр-моңнарга үрелеп барды. Аларның күңелен үзенең дәртле җырлары белән якташыбыз Гөлүс Хәбибрахманов күрде. Баксаң, җыр-моң, нәфис сүз дигәннән, көрәшчеләр үзләре дә кесәгә керә торганнардан түгел икән. Ялындырып тормадылар гармунын да уйнадылар, җырын да җырладылар, шигъри аһәңнәр белән күңелне дә күтәрделәр. Бер булганнан бар да була диюләре хактыр.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев