Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәсмилекне читкә куеп

Берничә ел дәвамында үзарасалым программа кысаларында нинди генә мәсьәләләр хәл ителмәгән: халыкның үзәгенә үткән юллар проблемасы, зират коймаларын тәртипкә китерү, янгын гидрантлары урнаштыру, чишмәләрне кайгырту һәм башкалар. Беренче елларны акча җыю кешеләрдә шактый канәгатьсезлек хисе уятса да, хәзер аның кирәкле гамәл икәнен халыкның күпчелеге таныды инде.

Алан авыл җирлегендә узган халык җыенында район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та катнашты. Бу көнне рәсмилекне читкә куеп җитәкчелек белән халык арасында барысын да уртага салып сөйләшү узды. “Өлешчә мобилизациягә чакырылган райондашларыбызны озаттык. Бары бер генә теләк: исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бу уңайдан нинди сорауларыгыз, гозерләрегез бар. Читенсенеп тормагыз, килегез. Кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Җирлектә “Алан” ширкәте булуы сезнең тормыш- көнкүреш шартларын күпкә җиңеләйтә. Зур төзелешләргә тотындылар. Моны тиз арада тәмамлауга ирешергә кирәк. Күл буенда матур ял итү урыны төзелә башлады. Бәлки, үзарасалым акчасының да бер өлешен кулланырсыз. Киләсе елга биредә эшне тәмамларга кирәк. Уйлагыз, киңәшләшегез”, - дип районда алып барылган төзелешләр, эшләр белән таныштырды һәм авыл халкын җирлек яшәешенә карата битараф булмаска дип чакырды район башлыгы.

Җирлектә үзара салым акчасына шактый эш башкарылган. Бу турыда җирлек башлыгы Булат Хәсәнов бәян итте. Барлыгы 329 кешедән 1 миллион 151 мең 500 сум акча җыелды. Авылдашларыбыз үзарасалым программасының әһәмиятен аңлап, үзебезнең яши торган авылларның тормышына өлешләрен керттеләр. Безнең Аланда 329 кешедән 230 мең 300 сум акча хөкүмәттән килгән ярдәм белән 1 миллион 151 мең 500 сум булды. Әлеге акчаларның бер өлешенә, ягъни 90 меңгә Алан авылында урам утлары эшләнде”, - диде ул. 300 мең сум үзарасалым акчасы Тәмтебаш елгасы аркылы чыгу өчен басма эшләргә ярдәм иткән (фотода) һәм чишмәгә йөрүчеләргә дә юлны якынайткан. Сабантуй бәйрәменә килүчеләргә дә уңайлык тудырган.

Халык акчасына Алан авылында зират биләмәсен дә койма белән әйләндереп алуга ирешкәннәр. Бу эш өчен 550 мең сум финанс чыгымы тотылган. Шунысын да әйтергә кирәк Алан авылы буенча барлыгы 1 миллион 151 мең 500 сумлык эш башкарылган. Очрашу барышында үзарасалым акчасын 500 сумнан җыярга дип килештеләр һәм аның күпчелек өлешен Алан авылында юлларны төзекләндерергә кулланачаклар. Шулай ук балалар бакчасы, мәктәп янында машина кую урыны эшләргә дә планлаштыралар. Җыелыш барышында Аланлылар: “Мәчет яны караңгы, ут куярга кирәк һәм матур итеп ачуны оештырыргадыр”, - дигән фикерне дә җиткерделәр. “Безнең арада үзарасалым акчасын түләмәүчеләр дә юк түгел, алар да шул юлдан йөри. Моңа чарасын күрегез”, - диделәр күмәк рәвештә җыенда катнашучылар. “Район башлыгыбыз безнең белән бүген рәсми булмаган шартларда аралашты, бүген алып барылган эшләр белән таныштырды. Мөмкинлектән файдаланып җирлек башлыгыбызга да рәхмәт җиткерәсе килә. Безнең гөзерләргә колак сала”, - дигән җылы сүзләр белән тәмамланды бу җыен.

Эльмира Котдусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев