Рәхмәт сиңа, укытучым!
Укытучы, мәктәп! Бу ике сүз күңелемдә яши янәшә. “Мәктәбем” дип әйткән чакта, “Укытучым” дип йөрәк эндәшә.
Әйе, бу ике сүзнең кадерен без, унберенчеләр, быел аеруча нык тоябыз. Чөнки һәр кешенең иң матур, иң татлы, җылы истәлекләре, иң күңелле хатирәләре, әлбәттә, мәктәп еллары белән бәйле бит.
Моннан нәкъ 10 ел элек 2012нче елда туган авылыбыз Иске Җөридә мәгърифәт нуры өстәп ачылган ике катлы заманча мәктәпнең беренче “кошчыклары” бит без. Республикабызның премьер-министры Илдар Халиков һәм башка зур җитәкчеләр белән бергә кызыл лентаны кисеп кергән көннән алып, безнең белән янәшәдә атлаучы кадерле кешеләребез – укытучыларыбыз булды. Нәни кулларыбыздан тотып хәреф язарга, санарга өйрәтүче, белем дөньясының биек үрләренә алып менүче дә алар бит.
Укытучы ул - изге һөнәр. Илебезнең киләчәге укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә, шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык дип әйтер идем мин. Ни өчен дигәндә, бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә, бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр.
Мәктәбебездә шушы сыйфатларга ия, үз фәннәрен тирән белүче, дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрүдә заманча технологияләрдән файдаланучы укытучылар эшли.
Бүгенге көндә мәктәбебездә “Үсеш ноктасы” проекты эшли башлады. Укытучыларыбыз әлеге юнәлештә бик теләп эшкә керештеләр, бездә дә кызыксыну уята алдылар.
Мәгариф өлкәсендә булган яңалыклар белән беррәттән укыту - тәрбия процессында халык педагогикасын, гореф – гадәтләр дә уңышлы кулланалар. Остазларыбыз милләтебез белән горурлану, туган халкыбызга карата мәхәббәт хисләре тәрбиялиләр. Яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, фикерләү сәләтен үстерергә, мәрхәмәтле булырга өйрәтәләр, тормышта үз юлыбызны табуга башлангыч бирәләр. Без аларга чиксез рәхмәтлебез.
Хөрмәтле укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Саулык – сәламәтлек, тынычлык, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар телибез.
Иске Җөри урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фархуллина Исламия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев