Район авыл җирлекләре республика смотр-конкурсында җиңүчеләр
Район яңалыклары

Район авыл җирлекләре республика смотр-конкурсында җиңүчеләр

Ике авыл җирлеге башлыгына президент тарафыннан яңа Шевроле-Нива машинасы тапшырылды.

"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясенең XVI съездында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне билгеләп үттеләр.

Теләче һәм Иске Җөри авыл җирлеге "Муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый үсешендә ирешкән нәтиҗәләре өчен " дигән диплом белән бүләкләнде. Теләче авыл җирлеге башлыгы Илдар Мараковка һәм Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараковка Президент тарафыннан яңа Шевроле-Нива машинасы тапшырылды.


Нет комментариев